Баулы муниципаль районының өлкән буыны ГТО нормаларын үтәде

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

2 нче спорт мәктәбе базасында «яшь киртә түгел» ГТО фестивале узды, аның кысаларында пенсионерлар комплекс нормативларын үтәделәр. 20ләп кеше гимнастика эскәмиясенә таянып кулларын бөгеп һәм җәеп, гәүдәсен аркада ятып күтәрү, гимнастика эскәмиясендә басып торып алга авышу һәм 25 метр йөзү кебек нормативларда үз көчләрен сынап караган. Иң өлкән катнашучыга 90 яшь тулды.

Игътибар итегез, күп катнашучыларның көмеш һәм алтын билгеләре бар. Шуңа да карамастан, алар нормативларны үз яшь баскычларына туры китереп үтәргә килгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International