15 октябрьдә Алматыда (Казахстан) Zhibek Zholy Cup 2023 халыкара гольф турниры кысаларында Бөек Шәк юлы илләренең гольф федерацияләре арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Төркия, Әзербайҗан, Пакстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан илләре Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гольф Ассоциациясе Меморандумына кул куеп, уртак хезмәттәшлекнең потенциаль мөмкинлекләрен өйрәнүдә үзара кызыксыну белдерделәр.
Бу вакыйга гольф тарихында аның үсешенә һәм дөнья элемтәләрен ныгытуга ярдәм итәчәк мөһим моментлар булды. Халыкара турнирга катнашучы илләрнең президентлары һәм гольф федерацияләре вәкилләре җыелды. Монда алар тәҗрибә уртаклаша һәм киләчәк инициативалар турында фикер алыша алдылар.