24-26 октябрьдә Казан Гимнастика үзәге спорт гимнастикасы буенча кызлар (11-12 яшь) һәм юниорлар (13-15 яшь) арасында Россия беренчелеген кабул итәчәк.
Ярышлар форматы команда. Кызлар арасында җиңү өчен 21 команда көрәшәчәк, юниорлар ярышында 19 команда катнашачак. Катнашучылар арасында Илнең иң көчле спортчылары, Россиянең яшьләр җыелма командасы әгъзалары бар. Татарстан Республикасы исеменнән 11-12 яшьлек кызлар командасы чыгыш ясаячак.
Ярышларның җентекле программасы белән Россия спорт гимнастикасы федерациясе сайтында танышырга мөмкин: www.sportgymrus.ru
Россия беренчелеге нәтиҗәләре буенча Идел буе спорт университеты базасында түгәрәк өстәл узачак, анда спорт гимнастикасы буенча Россия яшьләр җыелма командасының өлкән тренеры, ике тапкыр олимпия чемпионы Алия Мостафина катнашачак. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар спорт гимнастикасында спорт резервы әзерләү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышачаклар.