Бөгелмә укучылары һәм студентлары ГТО нормативларын үтәргә әзерләнәләр

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

18-23 октябрьдә Бөгелмә районында мәгариф учреждениеләре арасында муниципаль ОФП көне узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Анда Бөгелмә аграр көллиятенең, 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең, 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең, 2 нче лицейның һәм Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 400 дән артык укучысы катнашты.

ОФП ГТО нормативларын уңышлы тапшыруга әзерлекнең аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә шәкертләр анда бик теләп катнашканнар. Чара кысаларында алар чыдамлык, сыгылмалылык һәм мускулларны ныгыту буенча берничә күнегүләр башкардылар.

Хәзер катнашучылар комплекс нормативларын тапшырырга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International