Лениногорск районының өлкән буыны өчен ГТО бәйрәме узды

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

24 октябрьдә Түбән Чыршылы гомуми белем бирү мәктәбе базасында өлкән буын өчен ГТО бәйрәме узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды һәм остаз һәм педагог елына багышланды.

Спорт ярышларында Куакбаш, Түбән Чыршылы һәм Федотовка төп мәктәпләренең педагоглары, ветераннары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. Алар өчен иҗади конкурслар да, ГТО комплексы дисциплиналары элементлары белән спорт ярышлары да үз эченә алган программа әзерләнде.

Һәр катнашучы ГТО нормативларын уңышлы үтәп, үз талантларын һәм физик мөмкинлекләрен күрсәтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International