24 октябрьдә Казанда Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының V этабын әзерләү һәм оештыру буенча утырыш узды. Анда ТР чаңгы узышлары федерациясе, Россия Чаңгы узышлары федерациясе, ТР Спорт министрлыгы, ТР Спорт әзерлеге үзәге һәм Казан шәһәре мэриясе вәкилләре катнашты.
Альфа Банк Россия Кубогы V этап 2024 елның 10-15 гыйнварында Татарстан Республикасы башкаласында узачак. Турнирга бөтен илнең иң яхшы чаңгычылары җыелачак.