Россия футбол берлеге FONBET 8х8 Футбол буенча Россия чемпионатын үткәрәчәк, анда 79 төбәктән 100 команда уйнаячак. Татарстан Республикасын Чаллыдан «Тишина», Казаннан «Агророст» һәм «ДРКБ» командалары тәкъдим итәчәк.
Чемпионат 1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Сочида ИмСпорт Арена кырында узачак һәм катнашучылар саны һәм географиясе буенча РФС тарихында иң масштаблы ярышларның берсе булачак.
Турнир башланыр алдыннан, 3 һәм 4 ноябрьдә, «бархат сезоны» комплексында һәвәскәр лигалар җитәкчеләре өчен укыту семинары узачак, анда РФСның өлкәннәр массакүләм футболын үстерү буенча планнары турында фикер алышачаклар. Шулай ук панель дискуссияләр үткәрү һәм РФС цифрлы продуктларын тәкъдим итү планлаштырыла.
Моннан тыш, турнир программасында 6 ноябрьдә узачак гала-матч планлаштырылган. Анда РФС амбассадорлары, медиафутболчылар һәм турнирны оештыручылар катнашачак, алар чемпионатның иң яхшы уенчылары җыелма командасы белән көрәшәчәк. Шулай ук турнирда төрле күңел ачу чаралары, шул исәптән ярдәм төркеме чыгышлары, кавер-төркемнәр һәм футболчылар һәм «бархат сезоны»спорт кварталында яшәүчеләр арасында конкурслар булачак.