Шимбә көнне Казанда ГТО фестиваленең Суперфиналы узачак

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

28 октябрьдә «Хезмәт резервлары» спорт залында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең Суперфиналы узачак. Фестивальдә ГТОның җәйге һәм кышкы фестивальләрендә җиңүче командалар катнашачак, алар::

Җәйге фестиваль җиңүчеләре

- Яшел Үзән районы;

- Нурлат районы;

- Саба районы;

- Әлмәт;

 Казан;

- Яр Чаллы.

Кышкы фестиваль җиңүчеләре:

 Казан;

 Әлмәт;

- Түбән Кама;

- Актаныш районы;

- Чүпрәле районы;

 Саба районы.

Катнашучыларга ГТО комплексы күнегүләреннән торган эстафетаны узарга туры киләчәк. Аңа сыгылмалылык, тизлек, төгәллек, шулай ук көч күнегүләре керәчәк. Җиңүчеләр эстафетаның барлык этапларын узуга команданың барлык катнашучылары сарыф иткән вакыт буенча билгеләнәчәк.

Фестивальнең суперфиналын ачу тантанасы 10:00 сәгатьтә узачак, шуннан соң ярышлар программасы старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International