26 октябрьдә Алексеевск районында 2007 елда туган һәм аннан кечерәк егетләр һәм кызлар ГТО нормативларын тапшырды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Йөзү дисциплинасында 80нән артык бала нормативларны үтәгән. Искәртеп узабыз, йөзүләр спорт мәктәбе беренчелеге кысаларында узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырылды.