29 октябрьдә «Сириус» федераль территориясендә инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән футболчылар арасында турнирның финал этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Финал этабы ярышлар тарихында катнашучылар саны буенча рекорд куйды турнирга 25 төбәктән 750дән артык футболчы һәм футболчы кыз, шулай ук Белоруссия спортчылары килде.
Татарстан командалары фестивальдә уңышлы чыгыш ясады һәм призлы өчлеккә керде. Татарстан Республикасы командалары ир-атлар арасында трансплант-футболда һәм хатын-кызлар арасында саңгыраулар футболында икенче урыннарны алдылар.
2023 елда Бөтенроссия ярышлары һәм «Стальная воля» фестивале Россиянең өч шәһәрендә узды. Апрель фестивале Сириуста, ярышларның беренче ике этабы Түбән Тагилда һәм Казанда. Финал этабы 27-29 октябрьдә «Сириус» федераль территориясендә узды.