Әлмәт командасы ГТО фестиваленең суперфиналында җиңүче булды

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Шимбә көнне Казанда «Хезмәт резервлары» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан Республикасы халкы арасында ГТО фестиваленең суперфиналы узды. Анда республиканың берничә районыннан һәм шәһәреннән 63 кеше катнашты. Искәртеп узабыз, ГТО комплексының барлык чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Суперфиналның спорт программасына тизлек буенча ярышлар һәм пресс, сикерү, этәрү, киртәләрне узу, баскетбол тупын боҗрага ыргыту кебек күнегүләрне дөрес башкару кертелгән. Ярышлар эстафета ярышы форматында узды, анда аны тиз генә тәмамлау гына түгел, ә һәр этапта күнегүләрне хатасыз башкару да мөһим иде.

Старт алдыннан барлык катнашучыларны ВФСК ГТО төбәк операторы рәисе урынбасары Артур Сабитов сәламләде.

Ярышларда җиңүчеләр булдылар:

1 урын – Әлмәт шәһәре (9 минут 52 секунд);

2 урын – Актаныш районы (10 минут 16 секунд);

3 урын-Саба районы (10 минут 31 секунд).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International