Казанда Россиянең атказанган тренеры Ю. М. Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары башлана

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Казанның «Центральный» стадионының футбол-җиңел атлетика манежында Россиянең атказанган тренеры Юрий Михайлович Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. 

Ел саен бу ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 1000гә якын спортчы катнаша. Ярышларда 14 яшьтән 19 яшькә кадәрге спортчылар катнаша. 

Финал ярышлары 2 һәм 3 ноябрьдә 15:00дән 19:00гә кадәр, 4 ноябрьдә 9:30дан 14 сәгатькә кадәр, 12:30 эстафетадан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International