Татарстан теннисчылары Татарстан Республикасында нефть эшкәртү башлануга 80 ел тулуга Бөтенроссия ярышларында 3 медаль яулады

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Ял көннәрендә теннис буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды – Татарстан нефтен эшкәртүнең 80 еллыгына багышланган турнир. Ярышлар Әлмәттә узды, җиңү өчен илнең төрле төбәкләреннән 12 пар спортчы көрәште.

Татарстан Республикасы теннисчылары арасында Виктория Седова җиңүче булды. Ул Тольяттидан Лиля Макарова белән тандемда чыгыш ясый. Алтынга таба барганда кызлар Самара, Чиләбе, Тольяттидан килгән оппонентларын узып китәләр.
Виктория һәм Лилиның финал көндәшләре Ева Ивакина (Санкт-Петербург) һәм Анастасия Тимошенко (Мәскәү) була, аларны кызлар 6:0, 6:2 исәбе белән җиңел генә узып китәләр.

Ир – атлар арасында парлы разрядта Богдан Бородин көмеш призер, Даниил Егоров бронза призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International