Татарстан баскетболына 100 ел

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Йөз ел элек 1923 елда Казанда Идел буе хәрби округының икенче бөтенроссия округ олимпиадасы узды, аның программасына баскетбол да кертелде. Казан командасы баскетбол турнирында беренче урынны яулады, финал матчында Уфа командасын 59:13 исәбе белән җиңде. Бу безнең шәһәрдә уздырылган беренче баскетбол турниры иде. Шуңа күрә, Россия үрнәге буенча, беренче ярышлар уздырылган елны әлеге төбәктә спорт төренең туган елы дип санарга кабул ителгән.

Богдан Богачев, ТР баскетбол федерациясе президенты:

"Республика җитәкчелеген, барлык уенчыларны, тренерларны, ветераннарны һәм тугры җанатарларны Татарстан баскетболының 100 еллыгы белән котлыйм!

Бу масштаблы вакыйга Татарстанда туп белән иң яхшы уен үсешенә өстәмә этәргеч бирер дип уйлыйм. Илнең бик аз төбәкләре шундый озын һәм бай тарих белән мактана ала. Республикада безнең спорт төре белән шөгыльләнүче яшь баскетбол җанатарлары саны артачак, ә профильле федерация үз позицияләрен ныгытуны дәвам итәчәк, дип ышанам.

Нәкъ менә Татарстанда баскетболның йөз еллыгы елында УНИКСның Россия һәм ВТБ Бердәм Лигасы чемпионы булуы символик. Без бу елларда күп нәрсәгә ирештек, ләкин планканы төшерергә җыенмыйбыз. Без үз алдыбызга яңа ориентирлар куярга һәм Данлы тарих язарга, якты җиңүләр яуларга һәм җанатарларыбызны яңа казанышлар белән сөендерергә ниятлибез! Алда безне тагын бик күп мөһим вакыйгалар көтә дип ышанам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International