1 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Санкт-Петербургта МФТ тхэквондосы буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда илнең 55 төбәгеннән 1600 спортчы катнашты. Татарстан Республикасыннан 11 спортчы чыгыш ясады.
Россия беренчелеге нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары биш медаль яулады:
2 урын-Булат Ногманов (юниорлар 75+ кг);
2 урын-Арсен Галләмов (68 кг га кадәрге юниорлар);
2 урын - Никита Береснев (тула дисциплинасы егетләре);
3 урын - Адель Шәрәфетдинов (62 кг кадәрге юниорлар);
3 урын - Рәсим Хафизов (тула дисциплинасы юниорлары);
3 урын-Булат Абдуллин (тула дисциплинасы егетләре)
Булат Ногманов Россия беренчелеге нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы составына сайлап алынды.