Казанда эстетик гимнастика буенча «Элегия» Бөтенроссия ярышлары узачак

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

11-12 ноябрьдә Казанның Гимнастика үзәгендә «эстетик гимнастика буенча Элегия Бөтенроссия ярышлары узачак. Ярышлар инде традиционга әверелде, Казанда елдан-ел катнашучылар саны арта бара.

Быел Казан Россиянең 23 төбәгеннән гимнастларны кабул итәчәк. Ярышларны ябу һәм иң көчле командаларны бүләкләү парады 12 ноябрьдә 16:30 сәгатьтә планлаштырылган.

Ярышлар РФ спорт министрлыгы, Россия җыелма командаларының спорт әзерлеге үзәге, ТР Спорт министрлыгы, Бөтенроссия эстетик гимнастика федерациясе, ТР эстетик гимнастика федерациясе ярдәме белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International