Казанның «КОС-Синтез» командасы өчен күчмә тур 10-11 ноябрьдә Мәскәү янындагы рузада узды. Команда «штурм-2002»дә кунакта уйный.
Матч нәтиҗәләре түбәндәгечә:беренче матчта казанлылар 18:4, икенчесендә 21: 10 исәбе белән җиңү яуладылар. Шулай ук шәхси бүләкне команда капитаны Сергей Лисунов яулый, ул көндәш капкасына 8 туп кертә.
Киләсе матчларны КОС-Синтез кабат читтә үткәрә. Команда Волгоградка китә, анда җирле «Спартак»белән очраша.