2 ноябрьдә Азнакай шәһәренең берничә объектында 2023 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча Республика Спартакиадасының I (зона) этабы узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Спартакиадада ТРның көньяк-көнчыгыш зонасы командалары – Лениногорск, Азнакай, Әлмәт һәм Сарман катнашты. Алар йөгерү, пневматик винтовкадан ату, гири ыргыту, аркан тарту һ. б. сынауларда ярышканнар.
Ачылу тантанасында катнашучыларны Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Рафис Миңнеханов һәм Азнакай ДОСААФ җитәкчесе Гарай Хәмидуллин сәламләде.
Нык көрәш нәтиҗәләре буенча турнирда урыннар түбәндәгечә бүленгән::
1 урын-Азнакай районы;
2 урын-Сарман районы;
3 урын-Әлмәт районы.