10-11 ноябрьдә Татарстан башкаласында Казан православие дини семинариясенең 300 еллык юбилеена багышланган волейбол турниры узды.
Ярышларда 6 команда катнашты: Казан православие дини семинариясе, Россия ислам институты, Казан федераль институты, Казан Энергоуниверситеты, Казан медицина университеты һәм Казан танк училищесы.
Финал уеннары 11 нче көнне «Мәскәү»спорт комплексында узды. Урыннар түбәндәгечә бүленгән:
1 урын-КФУ;
2 урын-КДЭУ;
3 урын – КДМУ.
Турнир тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы була. Җиңүчеләрне һәм призерларны ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов һәм Казан православие дини семинариясе ректоры Владимир ата котлады.
Призерларны медальләр белән бүләкләделәр, командаларга Кубоклар һәм дипломнар тапшырдылар.