Казанда Х. Ш. Тимашев истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары башлана

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

18-19 ноябрьдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда 18 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры, РСФСРның Атказанган тренеры Хафиз Шәйхулла улы Тимашев истәлегенә өченче Бөтенроссия ярышлары узачак.

Ярышларда Россиянең 15 төбәгеннән 180 яшь спортчы катнашыр дип көтелә. Татарстан командасын Казан, Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Урыссу, Зәй спорт мәктәпләре көрәшчеләре тәкъдим итәчәк.

Турнирда хөрмәтле кунаклар катнашачак: Россиянең Атказанган спорт мастеры, Калмыкия Герое, 2012 елгы Олимпия уеннарының бронза призеры, дөнья чемпионатының көмеш призеры, Европа чемпионы, Дөнья кубогы иясе һәм призеры Мингиян Артур улы Семенов, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, дөнья чемпионатлары чемпионы һәм призеры, ике тапкыр Европа чемпионы, 2020 елгы Олимпия уеннарында катнашучы Артем Олегович Сурков һәм дөнья чемпионатының көмеш призеры, Россия чемпионы Максим Олегович Сурков.

18 ноябрьдә Казан олимпиада резервы училищесының «Олимпиец» спорткомплексында алдан ярышлар узачак, ә инде 19 ноябрьдә «Ак Барс»Көрәш Сараенда турнирның финал ярышлары старт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International