Казан олимпиада резервы училищесы студенты Минскида тхэквондо буенча халыкара ярышларда алтын медаль яулады

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

10-13 ноябрьдә Беларусь Республикасы башкаласында Belarus Open Cup 2023 тхэквондо буенча халыкара турнир узды. Минскның «Чижовка-Арена» ГКСУ базасында ир-атлар һәм хатын-кызлар сигез авырлык категориясендә медальләр өчен көрәштеләр. 

Казан олимпиада резервы училищесы студенты Семен Фролов 68 кг авырлык категориясендә беренче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International