12 ноябрьдә «Локомотив» спорт комплексында Казан флорбол лигасы (КФЛ) старт алды, аны Татарстан Республикасы флорбол Федерациясе оештырды. Беренче сезонда катнашу өчен 30 команда килгән.
Ярышларда 4 яшь категориясе спортчылары катнаша: U8, U10, U12, U16.
Ярышларның максаты-балалар флорболын үстерү һәм популярлаштыру, шәхеснең һәрьяклап үсешендә аның ролен арттыру, төрле яшь категорияләрендәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.