Азнакай муниципаль районы укучылары ГТО нормативларын үтәделәр

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә Азнакай муниципаль районы Тумытук авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында укучылар һәм укытучылар арасында ГТО комплексын сынау чаралары узды. Нормативларны тапшыру «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

150 дән артык кеше электрон коралдан ату, идәндә ятып кулларын бөгеп һәм җәеп, гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга таба авышу, ике аягы белән бер урыннан этәрү белән озынлыкка сикерү, биек перекладинага тарту, аркада ятып торудан гәүдәсен күтәрү кебек дисциплиналарда үз осталыкларын күрсәтте. Барлык нәтиҗәләр дә ГТО тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән һәм системага кертелгән. Хәзер иң яхшы нәтиҗәләргә ия булучылар ГТО алтын билгеләренә дәгъва итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International