Татарстан каратисты Мәскәү-каратэ галәме халыкара турнирында бронза медаль яулады

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

11-14 ноябрьдә Мәскәүдә Ирина Винер-Усманованың гимнастика сараенда Мәскәү каратэ галәме халыкара ярышлары узды. Башкалада дөньяның 27 иленнән спортчылар җыелган. Россияне Россия чемпионаты-2022 призерлары һәм каратэ буенча Россия Кубогы-2022 финалистлары тәкъдим итте. 

Татарстан спортчысы Илья Савин 60 килограммга кадәрге ир-атлар категориясендә бронза медаль яулады. 

Медальгә юл тотканда ул Беларусь Республикасы, Төркия, Әзербайҗан, Мисыр спортчыларын җиңде. Ярымфиналда ул Казахстаннан дөнья чемпионатының көмеш призерына отты, ә бронза өчен көрәштә Иордания спортчысын җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International