10-12 ноябрьдә Казанда киокусинкай буенча «Казан Кремле»халыкара турниры узды.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык спортчы, шулай ук Казахстан һәм Беларусь Республикасыннан титуллы кунаклар катнашты. Ярышлар 12-13, 14-15 яшьлек егетләр,юниорлар, 16-17 яшьлек юниорлар арасында узды.
Турнирның күпчелек бүләкләрен үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары яулады.