17 ноябрьдә Казанда ТР буенча Эчке эшләр министры Кубогына волейбол буенча «Динамо» җәмгыятенең XVIII Бөтенроссия турниры тәмамланды.
Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе «Динамо» командалары арасында 45+ яшь категориясендә финал уены каты көрәштә узды. Матч хуҗалар командасы файдасына 2:0 исәбе белән тәмамлана. Финал матчы алдыннан турнирда бронза призер билгеләнде. Ул Удмурт Республикасының «Динамо» командасы була.
60+ яшь категориясендә Самара өлкәсе вәкилләре җиңүче булды, көмеш призерлар – Татарстан Республикасы командасы, өченче урында Ульяновск өлкәсеннән «Динамо» командасы.
«45+»яшь категориясендә ярышлар нәтиҗәләре:
1 урын - Динамо Татарстан Республикасы
2 урын - Динамо Самара өлкәсе
3 урын - Динамо Удмурт Республикасы
4 урын - Динамо-32 ФСИН
5 урын Динамо Чиләбе өлкәсе
6 урын - Динамо Калуга өлкәсе
7 урын Динамо Башкортстан Республикасы
8 урын - Динамо Киров өлкәсе
9 урын - Динамо Мари Эл Республикасы
10 нчы урын Динамо Таҗикстан
11 урын – Динамо Чуваш Республикасы
"60+»яшь категориясендә ярышлар нәтиҗәләре:
1 урын - Динамо Самара өлкәсе
2 урын - Динамо Татарстан Республикасы
3 урын - Динамо Ульяновск өлкәсе
4 урын - Динамо Киров өлкәсе
5 урын Динамо Пермь крае
6 урын - Динамо Яр Чаллы
7 урын Динамо Чуваш Республикасы