18-19 ноябрьдә Биектау универсаль спорт комплексында өстәл теннисы һәм стритбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының 3 этабының финал ярышлары узды. Чара хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать тармаклары командалары арасында «Сәламәтлек-2023» Спартакиадасы кысаларында уздырылды.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
Стритбол буенча Татарстан Республикасы чемпионы булып авиация сәнәгате хезмәтчәннәре профсоюзы командасы танылды. Икенче урынны радиоэлектрон сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы командасы алды. Өченче урында мәгариф профсоюзы командасы.
Өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионы булып авиация сәнәгате хезмәтчәннәре профсоюзы командасы танылды. Икенче урынны тормышны тәэмин итү хезмәткәрләре профсоюзы командасы алды. Өченче урында автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы командасы.
Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүче командаларга һәм призерларга кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, медальләр, вымпеллар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.