2023 елның 18-19 ноябрендә «Ак Барс» көрәш сараенда 18 яшькә кадәрге егетләр арасында СССРның халыкара класстагы спорт мастеры, РСФСРның Атказанган тренеры Тимашев Хафиз Шәйхулла улы истәлегенә грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды. Россиянең 15 төбәгеннән 175 көрәшче келәмгә чыкты.
Турнирны ачу тантанасында спортчыларны Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты Экзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Россиянең атказанган спорт мастеры, 2012 елгы Олимпия уеннары призеры Семенов Мингиян Артур улы, ике тапкыр Европа чемпионы, дөнья чемпионаты призеры Сурков Артем Олегович, дөнья чемпионатының көмеш призеры, Россия чемпионы Сурков Максим Олегович сәламләде, шулай ук Хафиз Шәйхулла улы Тимашевның тол хатыны Альбина Мугавиевна.
Спортчылар унике авырлык категориясендә ярыштылар. Татарстан спортчыларына аерым уңыш юлдаш булды. Безнең көрәшчеләр беренче биш урынны яуладылар, биш икенче урынны һәм унбер өченче урынны алдылар.
Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр булдылар:
51кг. Талипов Хаммад (Әлмәт шәһәре урта гомуми белем бирү мәктәбе);
55кг. Малахов Артем (Казан олимпиада резервы училищесы);
65кг. Нургалиев Райнур (Түбән Кама шәһәре " Динамо «урта мәктәбе);
110кг. Егимов Егор (Казан олимпиада резервы училищесы);
120 кг.Козынбаев Марко (Яшел Үзән көрәш мәктәбе).
Икенче урыннарны алдылар:
45кг. Минегариев Данияр (Әлмәт шәһәре урта гомуми белем бирү мәктәбе);
60кг. Кадыйров Илдар (Түбән Кама шәһәре Динамо урта мәктәбе);
71кг. Ассауп Данис (Казан олимпиада резервы училищесы);
92кг. Хәсәнов Әмир (Витязь урта гомуми белем бирү мәктәбе, Яр Чаллы шәһәре);
120кг. Гыймадиев Ислам (Баулы шәһәре 2 нче урта мәктәбе).
Өченче урыннар түбәндәге спортчыларда:
42кг. Әхмәтҗанов Тимур (Бөгелмә шәһәре» Факел «урта мәктәбе);
45кг. Сибгатуллин Ленар (Казан шәһәре "Ракета" ФСО СШОР);
48кг. Садыйков Әмир (Казан шәһәре "Ракета" ФСО СШОР);
55кг. Сөләйманов Эрик (Казан шәһәре "Ракета" ФСО СШОР);
65кг. Смирнов Тимофей (Казан олимпиада резервы училищесы);
65кг. Галимов Камил (Әлмәт шәһәре урта гомуми белем бирү мәктәбе);
71кг. Черевов Роберт (Лениногорск шәһәре 3нче урта мәктәбе);
80кг. Әминников Максим ("Витязь" урта гомуми белем бирү мәктәбе, Яр Чаллы шәһәре);
110кг. Архипов Никита (Бөгелмә шәһәре» Факел «урта мәктәбе);
120 кг.Шәйдуллин Рамзан (Витязь урта гомуми белем бирү мәктәбе, Яр Чаллы шәһәре);
120 кг.Абдулвалиев Наил (Бөгелмә шәһәре «Факел» урта мәктәбе).