Казан кыяга менү буенча ТР Федерациясенең Ачык кубогын кабул итте

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

18-19 ноябрьдә Казанда Мотор спорт мәктәбе базасында кыяга менү буенча Татарстан Республикасы Федерациясенең Ачык Кубогы узды.

Ачылу тантанасында катнашучыларны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР кыяга менү федерациясе президенты Станислав Яковлев, Казан шәһәренең «Авиатор «физкультура-спорт берләшмәсе» урта гомуми белем бирү мәктәбе генераль директоры Роман Ивачев һәм «Мотор» спорт мәктәбе җитәкчесе Сергей Куприянов сәламләде.

Тауга менү буенча турнирда Россиянең 6 төбәгеннән 6 яшьтән 20 яшькә кадәрге 120дән артык спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International