Казан яшьләре урам спорт төрләре буенча чемпионатта катнаша ала

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Казанда 15 декабрьдә урам спорт төрләре буенча чемпионат узачак. Югары уку йортлары, һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшче яшьләр катнаша ала.

Катнашучылар ике конкурс сынавында көч сынаша: күңел ачу-сәламәтләндерү ярышлары һәм ГТО нормаларын тапшыру. Моның өчен биш кешедән торган команда җыярга һәм капитанны сайларга, аннан соң форманы тутырырга кирәк.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча ике җиңүче команда сайланачак: студентлар һәм эшче яшьләр вәкилләре, шулай ук призерлар билгеләнәчәк. Алар барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Гаризалар 30 ноябрьдә 12:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Бу хакта балалар һәм яшьләр эшләре комитеты хәбәр итә.

Тулы мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International