22-25 ноябрьдә Казанда Гимнастика үзәгендә Россия һәм Кытайның юниорлар җыелма командалары арасында халыкара турнир уза. Ярышларда 14-16 яшьлек һәм 13-15 яшьлек спортчылар катнаша. Чара регламенты нигезендә команда составы – һәр илдән 6 малай һәм 6 кыз.
Турнирны ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт гимнастикасы буенча Россия җыелма командасы тренеры Валентина Родионенко һәм ТР Спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев катнашты.
Хәерле көн, хөрмәтле ярышларда катнашучылар, тренерлар, судьялар, Казан шәһәре кунаклары! Мин сезне шундый искиткеч турнирда сәламләргә шатмын. Традиция буенча, Татарстанда спорт гимнастикасы буенча бик күп ярышлар үткәрелә. Мин сезгә телим, катнашучылар, бүген сезнең иң катлаулы элементларыгыз булсын һәм судьялар бригадалары сезгә иң югары балл бирсен, катнашучыларны Хәлил Шәйхетдинов сәламләде.
Бүген бу турнирга дөньяның иң көчле гимнастлары булган ике ил, Кытай һәм Россия вәкилләре җыелды. Сезгә, яшь буынга, бу исемгә лаек булуыгызны телим, - диде Валентина Родионенко үзенең сәламләү сүзендә.
Марат Бариев республикага күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт белдерде.
Бүген, чыннан да, илнең спорт тормышында зур вакыйга – Россия һәм Кытайның юниорлар җыелма командалары арасында спорт гимнастикасы буенча турнир ачылу. Без мондый чараларны илебездә, шәһәребездә күптән көттек. Казанга әлеге турнирны уздыру хөрмәте өчен Россия һәм Кытай гимнастикасы федерацияләренә бик рәхмәтлемен