Татарстанның Спас районы Антоновка авылы мәктәбендә Татарстанда республика дзюдо федерациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «минем беренче дзюдо билбавым» белем бирү проектында катнашучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
Чара Спас районының Антоновка урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Нәкъ менә шушы мәктәптә узган гасырның 60 нчы елларында дзюдо көрәше буенча Татарстаннан Россиянең беренче чемпионы, РСФСР, СССР беренчелекләренең күп тапкыр чемпионы һәм призеры, самбо һәм дзюдо буенча СССР спорт мастеры Геннадий Борюшкин укыган.
Тантанада Татарстанның Спас районы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Әхтәм Вәлиәхмәтов, Спас районының дзюдо буенча өлкән тренеры Владимир Борюшкин, «Казан юлбарыслары» дзюдо һәм самбо клубының өлкән тренеры Руслан Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
«Минем беренче дзюдо билбавым» проектында катнашучы 32 кешегә, Антоновка авылы мәктәбенең 1-5 сыйныф укучыларына, дзюдоның 10 танышу дәресен узганнарга, Россия дзюдо федерациясе президенты Сергей Соловейчик имзасы белән дзюдо буенча беренче ак билбауларын һәм сертификатларын тапшырдылар. Алга таба балалар Владимир Борюшкин җитәкчелегендә дзюдо буенча спорт секциясендә күнегүләрен дәвам итә алачак.
Тантанада катнашкан Антонов мәктәбе директоры Александр Вихлянский, шулай ук проектта катнашкан педагоглар ТР дзюдо федерациясенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Сертификатлар һәм билбаулар тапшырудан тыш, яшь дзюдочылар үз эшләренең чын профессионалларыннан – Кайбыч районының дзюдо буенча тренеры Булат Галимов һәм «Казан юлбарыслары» клубы тренеры Сәид Җәһангиров чыгышларын күрә алдылар. Ә «минем беренче дзюдо билбавым» проектын тәмамлаучылар 10 дәрестә нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр: дзюдо элементлары белән физик әзерлек нигезләре, дөрес егылулар, иминиятләштерүләр, төркемнәр, акробатика һәм гимнастика нигезләре. Шулай ук барлык балалар өчен дә күңелле стартлар һәм эстафеталар оештырылды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен илебездә популяр булган Россия Дзюдо федерациясенең «мәктәпкәчә дзюдо»проекты кысаларында ачык дәрес үткәрелде.
Татарстан ил төбәкләреннән беренчеләрдән булып «минем беренче дзюдо билбавым»проектын тормышка ашыруга кушылды. Проект Россия гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-5 сыйныф укучыларына исәпләнгән. 10 танышу дәресе нәтиҗәләре буенча башлангыч сыйныф укучылары Ак билбау алалар һәм теләсәләр дзюдо дәресләрен профессиональ дәрәҗәдә дәвам итә алалар. Бүгенге көндә ФДРНЫҢ белем бирү проектында Татарстанның 1800 гә якын укучысы катнашкан. Ә хәзерге вакытта республиканың тагын 700гә якын укучысы 10 дзюдо дәресен үзләштерә.