200дән артык яшь самбист «самбо буенча Рафик Мадьяров кубогы»республика ярышларында катнашачак

2023 елның 24 ноябре, җомга

26 ноябрьдә Казанның «Батыр» спорт комплексында 2010-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча «Рафик Мадьяров кубогы» республика ярышлары узачак.

Турнир Za Самбо федераль проекты кысаларында үткәрелә һәм спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше аша яшьләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Рафикъ Мадьяровның МСМК уңай мисалы үзара ярдәм, теләктәшлек һәм намуслы көрәш нигезләрен күрсәтә.

Быел ярышларда 200дән артык спортчы – егетләр һәм кызлар катнашачак. Алар спорт самбосы буенча түбәндәге авырлык категорияләрендә медальләр уйнатачаклар:

- егетләр: 31 кг, 34 кг, 38 кг, 42 кг, 46 кг,50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг артык.

 кызлар: 26-29 кг, 37 кг, 43 кг, 51 кг, 55 кг артык

«Самбо буенча Рафик Мадьяров кубогы» республика ярышларын ачу тантанасы 26 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә була. Финаллар һәм бүләкләүләр шул ук көнне кич белән 17:00 сәгатьтә узачак.

Ярышларны оештыручылар: Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Бөтенроссия самбо федерациясе, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Самбо федерациясе, Ак Барс Арт иҗат берләшмәсе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International