25 ноябрьдә Санкт-Петербургта кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамланды. «Невская волна» Су спорт төрләре Үзәге касәсендә Россиянең иң көчле йөзүчеләре медальләр өчен көрәште.
Финал йөзешләре нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары 11 медаль яуладылар – 5 көмеш һәм 6 бронза.
Көмөш бүләкләр ияләре булдылар:
Андрей Минаков-100м баттерфляй;
Анастасия Колпакова-200м баттерфляй;
Софья Дьякова ирекле стиль 400м;
Татарстан Республикасы җыелма командасы – катнаш эстафета 4х50м. җыелма составында – Андрей Минаков, Алексей Мерзляков, Олеся Корчагина һәм Ирина Злобина);
Татарстан Республикасы хатын – кызлар җыелма командасы-ирекле стиль 4х200м. команда составына Валерия Саламатина, Софья Дьякова, Анастасия Колпакова, Дарья К.Устинова керде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызлар 8:08,74 вакыт күрсәтеп, Россиянең яңа яшүсмерләр рекордын куйдылар.
Чемпионатның бронза призерлары булдылар:
Валерия Саламатина ирекле стиль 200м һәм 400м;
Андрей Минаков-баттерфляй 50м һәм ирекле стиль 100м;
Татарстан Республикасы ир – атлар җыелма командасы-4х100м ир-атлар эстафетасы. составында: Николай Зуев, Эдуард Вәлиәхмәтов, Андрей Минаков һәм Алексей Мерзляков.
Татарстан Республикасы ир – атлар җыелма командасы-4х50м катнаш эстафета. составында: Николай Зуев, Алексей крутых, Андрей Минаков һәм Алексей Мерзляков.
Йөзү буенча киләсе зур старт шулай ук Санкт-Петербургта узачак. 16-18 декабрьдә биредә йөзү буенча «Владимир Сальников кубогы»халыкара ярышлары узачак