«Динамо» командасы Борис Ельцин призына индорхоккей буенча турнирның бронза медальләрен яулады

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

26 ноябрьдә Екатеринбургта Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин призына индорхоккей буенча традицион турнир тәмамланды. Ярышлар 2007-2008 елларда туган дүрт яшүсмерләр командасы арасында узды.

Турнирда Татарстан Республикасы исеменнән «Динамо» (Казан) һәм «Динамо-2» (Яшел Үзән) РСШОР командалары чыгыш ясады. Очрашулар нәтиҗәләре буенча казанлылар Щелково һәм Екатеринбургтан килгән көндәшләренә узып, 3 нче урынны алдылар. Яшел Үзән командасы дүртенче булды.

Турнирның шәхси бүләгенә «Динамо» командасы капкачысы Данил Зиганшин лаек булды. Аның истәлегенә тантаналы плакетка тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International