23-26 ноябрьдә Новосибирскида Россия гран-при сериясенең бадминтон буенча 39 нчы традицион бөтенроссия ярышлары узды. Турнир Новосибирск өлкәсендә бадминтонга нигез салучылар Фаина Дмитриевна һәм Борис Михайлович Семендинга хөрмәт һәм истәлек билгесе буларак үткәрелә.
Ярышларда 80 спортчы, шул исәптән илнең иң көчле спортчылары катнашты, шуларның 2се Россиянең халыкара класстагы спорт мастеры һәм 21се Россиянең спорт мастеры. Спортчылар Россиянең 13 муниципаль берәмлегеннән һәм 11 төбәгеннән чыгыш ясады.
Татарстан бадминтончылары 9 медаль яулады, шуларның:
Алтын:
Сергей Сирант ир-атлар ялгыз разрядында;
Павел Монич һәм Никита Мулеев ир-атлар парлы разрядында;
Евгения Косецкая һәм Анастасия Редькина хатын-кызлар парлы разрядында;
Павел Монич һәм Регина Галиәхмәтова катнаш разрядта
Көмеш:
Евгения Косецкая хатын-кызлар ялгыз разрядында.
Бронза:
Иван Гущин ир-атлар ялгыз разрядында;
Анастасия Редькина хатын-кызлар ялгыз разрядында;
Сергей Сирант һәм Ильяс Хәйриев ир-атлар парлы разрядында;
Мулеев Никита һәм Мария Сухова (Мәскәү) катнаш разрядта