«Ак Барс» Көрәш Сараенда корэш буенча Россия чемпионаты тәмамланды

2023 елның 26 ноябре, якшәмбе

Казанда Көрәш буенча Россия чемпионаты тәмамланды, ул 24-25 ноябрьдә «Ак Барс»көрәш сараенда узды. Чемпионатта Россиянең 40 төбәгеннән 340 спортчы катнашты. Көрәшчеләр 60 килограммнан алып 130 килограммнан артыкка кадәр 11 авырлык категориясендә ярыштылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча Россия чемпионнары булдылар:

Авырлык категориясе 60 кг:

1 урын-Илсур Гыймадетдинов (Кукмара районы);

2 урын-Алексей Абрамов (Лаеш районы);

3 урын-Илфат Миңнегалиев (Лаеш районы), Алмаз Җиһангараев (Түбән Кама).

Авырлык категориясе 65 кг:

1 урын-Илнар Закиров (Чистай);

2 урын-Илназ Димиев (Лаеш районы);

3 урын-Салават Әхмәтгалиев (Арча районы), Алмаз Миңнехузин (Әлмәт).

Авырлык категориясе 70 кг:

1 урын-Илназ Рамазанов (Лаеш районы);

2 урын-Илнар Муллахмәтов (Балтач районы);

3 урын — Артур Хәкимов (Тукай районы), Ислам Фәләхов (Алабуга).

Авырлык категориясе 75 кг:

1 урын — Динар Кәримуллин (Лаеш районы);

2 урын-Рафаэль Билданов (Әлмәт);

3 урын — Мөнир Галләмов (Теләче районы), Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш районы).

Авырлык категориясе 80 кг:

1 урын - Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт);

2 урын-Марат Кәримуллин (Кукмара районы);

3 урын-Айнур Нургалиев (Мамадыш районы), Ринат Мингалиев (Чаллы).

Авырлык категориясе 85 кг:

1 урын - Фаяз Зарипов (Арча районы);

2 урын - Алмаз Сәетов (Теләче районы);

3 урын-Рөстәм Сәлахов (Чаллы), Тамирлан Керефов (Чистай).

Авырлык категориясе 90 кг:

1 урын-Айрат Сәмигуллин (Әлмәт);

2 урын — Раил Сәлахетдинов (Лаеш районы);

3 урын - Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән), Руслан Зыятдинов (Чистай).

Авырлык категориясе 100 кг:

1 урын-Илмир Төхвәтуллин (Лаеш районы);

2 урын-Илнар Галимов (Алабуга );

3 урын-Рөстәм Серазеев (Балтач районы), Рәсим Шириев (Әлмәт).

Авырлык категориясе 115 кг:

1 урын — Раил Нургалиев (Теләче районы);

2 урын-Айнур Сыртаев (Чистай);

3 урын - Рамил Фәршатов (Зәй), Айдар Алтынбаев (Әлмәт).

Авырлык категориясе 130 кг:

1 урын-Радик Сәлахов (Зәй);

2 урын - Ринат Дәүләтшин (Кукмара районы);

3 урын-Илмир Хәсәншин (Түбән Кама), Айназ Билалов (Лаеш районы).

Авырлык категориясе 130 кг артык:

1 урын — Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы);

2 урын — Ильяс Газизуллин (Чаллы);

3 урын — Фирдүс Зәйнуллин (Казанның Яңа Савин районы), Газинур Шаһабиев (Кукмара районы).

Команда ярышларында Лаеш районы-1 нче, Әлмәт районы-2 нче, Яр Чаллы шәһәре 3 нче урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International