Бүген, 27 ноябрьдә, вуз ректоры Фуад Гаджиев җитәкчелегендәге Әзербайҗан дәүләт физик культура һәм спорт академиясе делегациясенең Татарстанга эш сәфәре дәвам итте. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов озатуында делегация Республика Министрлар Кабинетында Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән очрашуда булды.
Очрашу барышында яклар мәгариф, тәрбия мәсьәләләрен карадылар, шулай ук физик культура һәм спорт өлкәсендә уртак фәнни тикшеренүләрнең мөмкин булган вариантлары турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Казанга дүрт көнлек эш визиты белән Әзербайҗан дәүләт физик культура һәм спорт академиясе делегациясе килде.
Кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов белән бергә кунаклар югары уку йорты объектларында булдылар: Су спорт төрләре сарае, Гимнастика үзәге, «Буревестник» бассейны, Теннис академиясе, Бадминтон үзәге, Ишкәкле спорт төрләре Үзәге, шул исәптән физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институты һәм «Регата»кунакханәсе.
Делегациянең төп максаты-тәҗрибә уртаклашу.