25 ноябрьдә Казанда ишетү сәләте бозылган ир-атлар арасында волейбол буенча ачык республика турниры узды. Ярышлар Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татар республика бүлеге ярдәме белән оештырылды.
Турнирда 8 командадан торган Чувашия спортчылары, шулай ук Татарстаннан җиде волейбол коллективы катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
1 урын-Авангард (Татарстан Республикасы);
2 урын-Перле (Чуваш Республикасы);
3 урын-Юлбарыс (Татарстан Республикасы)