Омскида Россиянең атказанган тренеры Владимир суворкин истәлегенә бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды, алар 27-29 ноябрьдә узды. Ярышларда Омск, Мәскәү, Түбән Новгород, Чиләбе, Новосибирск өлкәләреннән, шулай ук Пермь краеннан, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан спортчылар катнашты.
Татарстан бадминтончылары 12 медаль яулады, шуларның:
Алтын:
Сергей Сирант ялгыз разрядта;
Павел Монич һәм Никита Мулеев парлы разрядта;
Евгения Косецкая һәм Анастасия Редькина парлы разрядта
Көмеш:
Никита Мулеев ялгыз разрядта;
Регина Галиәхмәтова һәм Регина Галиева парлы разрядта;
Никита Мулеев һәм Анастасия Редькина катнаш разрядта
Бронза:
Кристина липовская ялгыз разрядта;
Сергей Сирант һәм Ильяс Хәйриев парлы разрядта;
Павел Пильщиков һәм Нурислам Хәйриев парлы разрядта;
Кристина Липовская һәм Мария Малыгина парлы разрядта;
Павел Монич һәм Галиәхмәтова Регина катнаш разрядта;
Ильяс Хәйриев һәм Кристина Липовская катнаш разрядта