26-27 ноябрьдә Минскида ирекле көрәш буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Александр Медведь призына 52 нче халыкара Гран-при турниры узды.
Ярышларда Белоруссия, Россия, Әрмәнстан, Бахрейн, Казахстан, Молдова, Төньяк Македония һәм Үзбәкстаннан 200дән артык ирекле стиль вәкилләре катнашты, алар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 20 комплект бүләк уйнаттылар.
Татарстан Республикасы вәкиле Светлана Липатова 59 килограммга кадәрге авырлык категориясендә җиңүче булды.