24-26 ноябрьдә Калининградта синхрон йөзү буенча 2023 елгы Россия Кубогы узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 9 субъектыннан һәм Россия җыелма командасыннан 19 командадан 272 спортчы, шулай ук Беларусь Республикасыннан кунаклар катнашты.
Татарстан Республикасын Яр Чаллының «Дельфин» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Җыелма Россия Федерациясе субъектлары арасында гомумкоманда өченче урынны алды.
Чыгыш нәтиҗәләре:
3 урын - Техник дуэт;
2 урын - ирекле дуэт;
2 урын - дуэт гомуми нәтиҗә (Попова Валерия һәм Сәгытова Аделина)
3 урын - техник төркем;
3 урын - ирекле төркем;
3 урын - төркем гомуми нәтиҗә;
3 урын - акробатик төркем