30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Көньяк-сахалинскида 14-20 яшьлек кадетлар һәм юниорлар арасында карате буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең 50 төбәгеннән 700дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы ярышларны ике алтын һәм көмеш медаль белән тәмамлады.
Әлмәт карате мәктәбе тәрбияләнүчесе Камилла Гарипова 48 кг. га кадәрге юниорлар категориясендә алтын медаль яулады.хәзер спортчы Казанда «Ак Бүре» спорт мәктәбендә шөгыльләнә һәм бер ел эчендә зур нәтиҗәләргә иреште, ил чемпионы булды.
Шулай ук ярышларның өченче көнендә Татарстаннан Камилла Бикмуллина 68 кг.га кадәр категориядә көмеш медаль яулады. Россия беренчелеге Грузиядә узачак Европа беренчелегенә сайлап алу булды.