Волейбол һәм мини-футбол буенча «Спартак» Кубогы җиңүчеләре билгеләнде

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

2-3 декабрьдә «Биектау» спорт комплексында «Спартак» Кубогына волейбол һәм мини-футбол буенча ачык республика турнирлары узды.

Волейбол буенча Кубок иясе булып «Татэлектромонтаж» АҖ командасы танылды. Икенче урынны «Казанкомпрессормаш» АҖ командасы алды.Өченче урынны «Водоканал» МУП командасы алды.

Волейбол буенча турнирның иң яхшы уенчысы дип Чекмарев Денис (АО Татэлектромонтаж) танылды һәм билгеләнде.

Мини-футбол буенча «Спартак» Кубогы чемпионы булып «Аммоний» АҖ командасы танылды. Икенче урынга Казан шәһәренең «ПАТП no 2» МУП командасы лаек булды. Өченче урын «Казанкомпрессормаш» АҖ командасына эләкте.

Мини-футбол буенча турнирның иң яхшы уенчысы дип Калинин Максим (АО Аммоний) танылды. Турнирның иң яхшы капкачысы-Борискин Кирилл (Казан шәһәре «ПАТП no 2» МУП). Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе Герасимов Дмитрий Казанькомпрессормаш).

Тантаналы шартларда җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, дипломнар, медальләр, вымпеллар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International