Казанда Синхрон йөзү буенча Федерация кубогы халыкара ярышлары узачак

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

2023 елның 10-12 декабрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгат Хәким урамы, 70) синхрон йөзү буенча «Федерация кубогы» халыкара ярышлары узачак.

Аларда төрле илләрдән спортчылар катнашырга планлаштыра. Ярышларның максаты сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, синхрон йөзүне алга таба үстерү, дәүләтләр арасында халыкара һәм дуслык элемтәләрен ныгыту һәм хәзерге дөньяда спортның гуманистик кыйммәтләрен алга сөрү булачак.

Өч көн дәвамында түбәндәге дисциплиналарда бүләкләр комплекты уйнатылачак: соло, дуэт, катнаш дуэт, төркем (техник һәм ирекле программа), шулай ук акробатик төркем.

Ачылу тантанасы 10 декабрьдә 18:00 сәгатьтә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International