Дубайда билбау көрәше буенча халыкара ярышлар узды

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

1 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр Дубайда (ОАЭ) билбау көрәше буенча халыкара ярышлар узды.

Татарстан Республикасы делегациясе составына кореш буенча дөнья чемпионнары Ранис Гыйләҗетдинов, Булат Мусин, Ислам Фәләхов, Динар Кәримуллин һәм башкалар керде. Көрәшчеләр спорт көрәше буенча дөнья чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш призеры, халыкара корэш федерациясе вице-президенты Морад Гайдаров җитәкчелегендә мастер-класс үткәрделәр. 

Дубайда корэш буенча халыкара чаралар икенче ел рәттән үткәрелә. Турнирның финал этабы нәтиҗәләре буенча 65 кг, 75 кг, 85 кг, 100 кг һәм абсолют авырлык категорияләрендә 5 комплект бүләк уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International