Татарстанның яшь волейболчылары Россия беренчелеге финалына чыкты

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Ижевскта 2007-2008 елларда туган егетләр арасында волейбол буенча Россия беренчелеге уеннары тәмамланды. Финал этабына юллама өчен көрәштә 8 команда катнаша.

Тренер Данис Сабитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы яшүсмерләр җыелма командасы 7 матчтан 6 җиңү яулап, бердәм уен күрсәтте. Бердәнбер җиңелү турнирның җиңүчесе булган Түбән Новгород өлкәсе командасыннан киеренке тай-брейкта килә.

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы егетләре җыелма командасы көмеш медаль яулады һәм Россия беренчелегенең финал этабына юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International