ТР җыелма командасы чаңгы узышлары буенча Россия Кубогында алдынгы позициядә тора

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә Төмәндә чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының икенче этабы тәмамланды. Беренче ике этап нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы гомуми зачетта алда бара.

Беренче этап Хакасиядә Тея түбәсе трассасында узды. Кирово-Чепецкида III һәм IV этаплар алда, алар быел ахырына кадәр узачак.

Киләсе ел башында, 10-15 гыйнварда, Россия Кубогының V этабын Татарстан башкаласы кабул итәчәк. Ярышлар Казанның 54,2 гектар озынлыктагы Мирный бистәсендәге заманча җиһазландырылган чаңгы трассасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International