1 декабрьдән 3 декабрьгә кадәр Чистайда армрестлинг буенча Россиянең атказанган тренеры Фуат Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. 500дән артык спортчы иң яхшылар исеме өчен көрәште.
Катнашучылар арасыннан РАНХиГС Президент академиясенең Казан филиалында 3 курс студенты Тансылу Гыйлемуллина аерылып чыкты. Чемпионаттан ул ике алтын һәм бронза медаль белән кайта. Сул кул белән көрәштә ул 70+кг авырлык категориясендә 1 урынны һәм 90+кг авырлык категориясендә өченче урынны алды.
Тансылу, 19 яшь, 9 ел инде әтисе Илнар Минневакифович һәм тренеры Рузия Мансур кызы Габдрахманова җитәкчелегендә армрестлинг белән шөгыльләнә. Чемпионатта җиңгәннән соң, ул тәэсирләре белән уртаклашты: «Бу искиткеч ярышлар булды, миңа бик тәҗрибәле һәм лаеклы көндәшләр эләкте, - дип сөйләде Тансылуга. - Мин чемпионатка җиңүгә омтылыш һәм яхшы физик әзерлек белән килдем. Спортта иң мөһиме – үз-үзеңә ышану!».