Казанда 2023 елда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал этабы узды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдән 3 декабрьгә кадәр Казанда бадминтон, йөзү, шахмат һәм җиңел атлетика буенча 2023 елгы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының йомгаклау ярышлары узды. Спартакиада кысаларында барлыгы 9 спорт төре буенча 10 ярыш узды. Анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 500дән артык муниципаль учреждение хезмәткәре катнашты.

Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне котлады.

Катнашучылар 3 төркемгә бүленгән, аларның һәрберсендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнгән:

I төркем:

  1. Казан; 
  2. Азнакай районы; 
  3. Әлмәт районы

II төркем:

  1. Саба районы; 
  2. Мамадыш районы; 
  3. Балтач районы 

III төркем:

  1. Мөслим районы; 
  2. Чүпрәле районы;
  3. Теләче районы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International